+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июнь 2022, 16:20

"Агролизинг" махсус акция башлый

XXV Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Росагролизинг» җәмгыяте генеральный директоры Павел Косов белән очрашты.

"Агролизинг" махсус акция башлый"Агролизинг" махсус акция башлый
"Агролизинг" махсус акция башлый
Яклар республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән «Росагролизинг» арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алышты.

2019 елдан «Росагролизинг» авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча яңа федераль льготалы программаларны гамәлгә ашыра, аларда Башкортстан аграрийлары актив катнаша.

- Узган 2,5 елда республикага лизинг буенча барлыгы 5,2 млрд. сумлык 926 төрле техника кайтарылды. Бу күрсәткечләр буенча Башкортстан ил буенча өченче-дүртенче урында тора, - диде Радий Хәбиров. – Республика шулай ук «Төзелеп беткән ферма» сынау проектын гамәлгә ашыру белән дә кызыксына. Безнең сәнәгать предприятиеләре каркас-тент конструкцияләре чыгара һәм аларны «Росагролизинг» катнашлыгында заказчыларга тапшыра ала.

Павел Косов махсус акцияне башлап җибәрү турында хәбәр итте.
- Июнь ахырына кадәр агролизинг программаларында катнашырга әзер булган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән заявкалар көтәбез, үз ягыбыздан без аларны техника һәм җиһазлар белән гарантияле тәэмин итәчәкбез, – диде Павел Косов.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас