+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июнь 2022, 14:00

Банк республиканың социаль тормышында катнашачак

"Газпромбанк" һәм Башкортстан Республикасы төбәкнең социаль-икътисади үсеш бурычларын тормышка ашырганда үзара хезмәттәшлек итәргә килештеләр.

Банк республиканың социаль тормышында катнашачакБанк республиканың социаль тормышында катнашачак
Банк республиканың социаль тормышында катнашачак

Максат итеп яклар республикада уңай инвестицион климат формалаштыруны, бизнес-мохитнең көндәшлек һәм гомум тормыш дәрәҗәсен күтәрүне билгеләде.

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында "Газпромбанк" идарәсе рәисе урынбасары Александр Муранов һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бу хактагы килешүгә кул куйдылар.

- "Газпромбанк" финанс базарында көчле позицияләрне били, ул - хосусый банк хезмәте күрсәтү, корпоратив финанслау һәм инвестицион банкингның башка өлкәләрендә активлар белән идарә итү буенча Русия лидерларының берсе. Без "Газпромбанк" белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен үстерергә ниятлибез, шул исәптән Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын кулланып, инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда, - диде Андрей Назаров.

"Газпромбанк" агымдагы һәм инвестиция эшчәнлеген финанслауда һәм республика оешмаларына комплекслы банк хезмәте күрсәтүдә катнашачак, гамәлдәге һәм киләчәк проектлар кысаларында инвестицион консультация бирү өлкәсендә иң яхшы экспертизалар бирәчәк.

- "Газпромбанк" белән Башкортстан Республикасы арасында ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. Банк төбәкнең социаль-икътисади өлкәсен үстерүдә катнаша, клиентларының инвестицион проектларын актив хуплый, халыкка һәм «корпоратларга» хезмәт күрсәтү каналлары аша заманча онлайн-хезмәт күрсәтүне үстерә, – диде банк Идарәсе рәисе урынбасары Александр Муранов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас