+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 Июня 2022, 16:40

Башкортстан туристларны җәлеп итә

XXV Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Туризм корпорациясе.РФ» җәмгыяте хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Башкортстан туристларны җәлеп итәБашкортстан туристларны җәлеп итә
Башкортстан туристларны җәлеп итә
Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Туризм корпорациясе генеральный директоры Сергей Суханов кул куйдылар.

Килешү төзү тантанасы Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко катнашлыгында узды.

– Ил Президенты Владимир Путинның туристик инфраструктура булдыру эшен тизләтү турындагы йөкләмәсе бар, – диде Дмитрий Чернышенко. – Без бу бурычны үтәү белән актив шөгыльләнүче субъектларга бик рәхмәтле. Халык безнең илдә ял итү өчен менә дигән шартлар тудыруга мохтаҗ. Табигать шартлары - көндәшлектән тыш. Бары тик уңайлы ял оештыру өчен конкурентлы шартлар булдырасы гына калды. Һәм бүген без бу мәсьәләдә әйдәп баручы төбәк -Башкортстан Республикасы белән килешүгә кул куябыз.

Документ нигезендә яклар туризм, тармак инфраструктурасын һәм кунакчыллык индустриясен үстерү өлкәсендә эчке һәм халыкара туристлык базарларында көндәшлеккә сәләтле туристлык продуктын формалаштыру һәм алга этәрү өчен шартлар булдыру исәбенә озак вакытлы хезмәттәшлек турында килештеләр.

- Хәзерге макроикътисади шартларда без Башкортстанда туризм агымының җитди үсешен билгеләп үтәбез. Безнең төбәкнең уникаль табигате Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән миллионлаган кунакларны җәлеп итә. Шул ук вакытта туристлык-рекреация тармагы стихияле рәвештә үсәргә тиеш түгеллеген аңлыйбыз. Заманча инфраструктура һәм шуңа бәйле хезмәтләрнең киң ассортименты сәяхәтчеләргә уңайлы һәм цивилизацияле ял шартлары булдырырга, ә икенче яктан – тыюлык урыннарының экологик тигезлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Башкортстанда инвесторларга ярдәм итү һәм юл буе сервисын үстерү буенча кайбер чаралар эшли. Ә яңа килешү тармак бизнесын оештыру һәм яңа туристлар килү өчен безнең төбәкнең җәлеп итүчәнлеген арттыруда тагын бер адым булачак. Барыгызны да кунакчыл республикабызга килергә һәм үзегез өчен аның уникальлеген ачарга чакырам.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас