+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июнь 2022, 16:40

"БСК" барлык социаль гарантияләрне үти

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм «БСК» җәмгыяте генеральный директоры Эдуард Давыдов Петербург икътисади форумының эшлекле программасы кысаларында "БСК" үсешенең стратегик программасына кергән инвестпроектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

"БСК" барлык социаль гарантияләрне үти"БСК" барлык социаль гарантияләрне үти
"БСК" барлык социаль гарантияләрне үти
Компания үсешенең стратегик программасы проектларының күбесе предприятие эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметүгә юнәлтелгән.

"БСК" тарафыннан Башкортстан Хөкүмәте белән берлектә тормышка ашырылучы экологик юнәлештәге бер проект - каустик сода һәм хлор җитештерүдә мембрана электролизына күчү. Бер ел элек Петербург икътисади форумы кысаларында "БСК" һәм Башкортстан Республикасы әлеге күләмле инвестпроектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турында тиешле килешүгә кул куйдылар. Проектны гамәлгә ашыру төбәк икътисадына уңай йогынты ясарга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Проектның мөһимлеге шунда: каустик сода һәм хлор җитештерүнең искергән технологиясен заманча технологиягә алыштыру зарурлыгы туды. Терекөмешле һәм диафрагмалы алмашка мембрана электролизына күчү җитештерү куәтен һәм шул ук вакытта җитештерүнең экологик нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу, үз чиратында, персоналның хезмәт шартларында уңай чагылыш табачак. Башкортстан Хөкүмәте "БСК" проектларын хуплый, аеруча экология мәсьәләсендә, чөнки бу - халыкны аеруча борчый торган тема. Без тормыш өчен лаеклы шартлар тудырырга тиеш, - диде Андрей Назаров.

Очрашу барышында Эдуард Давыдов билгеләп үткәнчә, Көнбатышның санкция басымы аркасында килеп чыккан хәзерге икътисади вәзгыятькә карамастан, предприятие, җитештерү күләмнәрен киметмичә, нәтиҗәле эшләвен дәвам итә. Шулай ук предприятиедә коллектив килешүдә каралган барлык социаль гарантияләр сакланган, моннан тыш, алар киңәйтелгән һәм тулысынча үтәлә.

Фото: Башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас