Быел дәүләт компаниясе М-12 Мәскәү – Казан автомобиль юлын Дүртөйле шәһәреннән Әчит бистәсенә кадәр төзи башлый. Яңа участок 275 чакрым тәшкил итә һәм өч төбәк буенча узачак: Свердловск өлкәсе, Пермь крае һәм Башкортстан, дип билгеләп үтте Вячеслав Петушенко.
Башкортстан территориясендә 140 чакрым озынлыктагы яңа юлның беренче этабы узачак. Иң мөһим ясалма корылма булып Агыйдел аша 800 метр озынлыктагы күпер торачак. Хәзерге вакытта территорияне әзерләү актив алып барыла, анда инерт материаллар туплана.
Проектны гамәлгә ашыру республика үсеше өчен озак вакытлы мультипликацион эффектларны тәэмин итәчәк: транспорт, туристик үтемлелек, юл буе сервисын үстерү һәм эш урыннары булдыру, дип ышана Радий Хәбиров.
«Автодор» дәүләт компаниясе башлыгы тагын бер проект – көньяк-көнбатыш хорд турында сөйләде. Ул Екатеринбургтан Кара диңгез ярына кадәр узарга тиеш. Башкортстан территориясендә бу югары тизлекле юллар челтәрен формалаштырырга, транзит потенциалын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы