+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июнь 2022, 16:00

Юл буйларында кунакханәләр булачак

Башкортстан территориясендә 5 отельне үз эченә алган кунакханә челтәрен төзү турындагы килешүгә республика Хөкүмәте һәм «Триа Девелопмент» җәмгыяте бүген Петербург халыкара икътисади форумында кул куйдылар. 1 проектка 200 млн. сум күләмендә инвестицияләр кертү ниятләнә.

Юл буйларында кунакханәләр булачакЮл буйларында кунакханәләр булачак
Юл буйларында кунакханәләр булачак
Документка Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «Триа Девелопмент» җәмгыяте генеральный директоры Константин Гусельников кул куйдылар.

- Компания республика территориясендә, нигездә, гомум файдаланудагы федераль автомобиль юллары буенда уникаль челтәрле кунакханә бренды астында бердәм кунакханә челтәре булдырырга ниятли. Проекттан социаль нәтиҗә 100 эш урыны булдыруда чагылыш табачак, - диде Рөстәм Моратов.

Проект төбәк территориясендә туризм өлкәсен үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан эшләнгән. Килешүне гамәлгә ашыру республикага 1 млрд. сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас