"Үз эшебезне XXV Петербург халыкара икътисади форумында башлыйбыз. Планнар зур.
Бүген «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән безнең республикада юллар төзү буенча мегапроектлар турында фикер алыштык.
Медицина өлкәсендә сугыш ветераннарының клиник госпитален төзү планлаштырыла. Мөһим мәсьәлә - аны җиһазлау, биредә яңа дәрәҗәгә күтәрелергә телибез. Госпиталь безгә иң заманча кыяфәттә кирәк. Ветераннарны, шул исәптән локаль конфликтларда катнашучыларны кайгырту – безнең иң мөһим приоритетыбыз.
Мәгарифтә - Уфада 360 урынга исәпләнгән математик лицей-интернат төзелеше проекты өстендә эшлибез.
Инфраструктура өлеше буенча – "Дом РФ" оешмасы президенты белән Агыйдел аръягында су белән тәэмин итү объектларын төзү проекты буенча килешүгә кул куярга планлаштырабыз.
Без туризмны үстерүгә, аерым алганда, "Туризм.РФ" корпорациясе белән берничә килешү төзергә планлаштырабыз. Форумда безнең Евразия дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусы проектын тәкъдим итәчәкбез.
График тыгыз, очрашулар күп, бурычлар да. Эшне башлыйбыз", - дип язган ул.