

Модераторның чит ил компанияләре белән хезмәттәшлеге турындагы соравына җавап биреп, Андрей Назаров, республикада чит ил партнерлары белән «Фармстандарт-УфаВИТА» иң интенсив эшли, дип аңлатты.
Ул Кытай һәм Һиндстаннан төп дару субстанцияләрен сатып алу буенча логистиканы үзгәртә. Хәзерге вакытта Европадан дару чаралары белән тәэмин итүнең гомум күләменнән бу — 10 процент, Русиядә 5 процент тәшкил итә. Кытай һәм Һиндстанга 85 процент сатып алу туры килә.
— Халыкара элемтәләрне үстерү өчен безнең Русиянең Кытай Халык Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы даими офисыбыз эшли башлый. Алга таба без бу тәҗрибәне Һиндстан юнәлешенә дә тарату мәсьәләсен карарбыз, — диде Андрей Назаров. — Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда фармацевтика производствосы 2,4 тапкыр арткан. Узган дүрт айда да уңай динамика күзәтелә. Шул ук вакытта узган ике елда төбәктә дару чараларын сатып алуның гомум күләмендә импорт өлеше 55 процент тәшкил итте. Быел бу күрсәткечне 50 процентка кадәр киметү бурычын куябыз.
Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, Башкортстан чит ил товарларына бәйлелекне киметү буенча җитди тәҗрибәгә ия булган. Ул чакта беренче чиратта кирәкле продукция җитештерү тиз җәелдерелде: санитар битлекләрдән һәм костюмнардан алып, дезинфекция чараларына һәм медицина кислородына кадәр.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56342