+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2022, 13:10

Бакыр чыгару зарарсыз булачак

Бүген Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «IRON CONCENTRATE COMPANY» Казахстан предприятиесе арасында инвестицион ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.

Бакыр чыгару зарарсыз булачакБакыр чыгару зарарсыз булачак
Бакыр чыгару зарарсыз булачак

Себер Тау-баектыру комбинаты базасында катод бакыры җитештерүне булдыру планнары турында 3 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашында Сибай шәһәрендә узган «Урал-2022» Бөтенрусия инвестиция сабантуенда да фикер алыштылар.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, «IRON CONCENTRATE COMPANY» белән килешү шәһәр экологиясе өчен мөһим, чөнки бакыр җитештерү өчен чимал сыйфатында урындагы карьердан чыгарылган токымнар эшкәртеләчәк. Инвесторлар бәяләвенчә, анда 240 мең тоннага кадәр бакыр булырга мөмкин.

Яңа комплекс зарарлы матдәләр чыгармыйча, яңа технология буенча эшләячәк, - дип ассызыклады Премьер-министр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас