"Инвестклиматны яхшырту буенча безнең төбәк иң югары — 5 балл алды. Уртача ил буенча ул 4кә якын.
Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанны рейтингның топ-листына керүе белән котлады һәм төбәкләргә уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов бездә инвесторлар белән мөнәсәбәтләр урнаштыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча төбәккә инвестицияләр күләме 420 миллиард сум тәшкил итте; 93,2 миллиард сумлык 948 инвестпроект гамәлгә ашырылды.
Быел без бизнеска ярдәм итү чаралары пакетын кабул иттек, аңа 54,3 миллиард сумлык 154 чара кертелгән. «Алга» икътисади зонасы нәтиҗәле эшли, ул Русия икътисади зоналарының V Гомумдәүләт рейтингын җитәкли.
Төбәктә инвестицияләрнең планлы күләме 50 миллиард сумнан артып киткән 122 ТОСЭР резиденты теркәлгән, без Русия төбәкләре арасында 2нче урында торабыз. Үсешне дәвам итәчәкбез”, — дип язган Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.
Фото: социаль челтәрләрдән.