+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2022, 07:35

Иран белән аралар якыная

Кичә Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Сергей Греков Иран дәүләт нефть-газ компаниясе делегациясенә Башкортстан стендын тәкъдим итте һәм төбәкнең сәнәгать-икътисади потенциалы турында сөйләде.

Иран белән аралар якынаяИран белән аралар якыная
Иран белән аралар якыная

Иран делегациясен Иран нефть министры урынбасары һәм NIOC идарә итүче директоры М. Хожаст Мэхр җитәкләде. Делегация составында national Iranian Oil Company юнәлешләре җитәкчеләре: NIOC тышкы эшчәнлек буенча директоры М. Мөхәммәдипур әфәнде һәм NIOC генеральный директоры киңәшчесе М. Мостаджиран әфәнде бар.

Очрашуда Башкортостан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров катнашты.

— Бүгенге сөйләшүләр - май аенда Иранда Башкортстанның бизнес-миссиясенең тыгыз һәм нәтиҗәле эше нәтиҗәсе. Иран дәүләт нефть-газ компаниясе - дөньяда иң эре нефть-газ компанияләренең берсе һәм ул нефть һәм табигый газ разведкасы, чыгару, транспортлау, эшкәртү һәм экспортлау алып бара. Иран партнерлары белән без Башкортстан һәм NIOC сервис компанияләре арасында ике яклы мөнәсәбәтләрне тергезү һәм үстерү, шулай ук тулаем республика белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштык, - дип шәрехли Сергей Греков.

- Петербург форумының төп темасы - "Яңа дөнья - яңа мөмкинлекләр". Безнең республикаларның санкцияләр шартларында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерүнең үз, нәтиҗәле сценариен язу мөмкинлеге бар, - дип өстәде Башкортстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле.

Иран нефть министры урынбасары һәм NIOC идарә итүче директоры М.Хожаст Мэхр әфәнде Башкортстанның потенциалын һәм республиканың нефть сәнәгате өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде: «Нәтиҗәле сөйләшүләр булды. Очрашуда безнең компанияләрнең уртак эше буенча яңа мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Бу үзара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен этәргеч булып тора. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек әһәмиятле нәтиҗә китерергә мөмкин».

Яклар тәҗрибә алмаштылар һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уртак нокталарны билгеләделәр.

Сөйләшүләр барышында NIOC делегациясенең Башкортстанга һәм Башкортстан Хөкүмәтенең Тегеранга рәсми делегациясенең уртак визитларын оештыру турында килешүләргә ирешелде

Автор:Резида Валитова
Читайте нас