+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2022, 12:15

Социаль әһәмияткә ия

16 июньдә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Президент грантларының фонд-операторы хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Фондның генеральный директоры Илья Чукалин кул куйдылар.

Социаль әһәмияткә ияСоциаль әһәмияткә ия
Социаль әһәмияткә ия

Килешү коммерцияле булмаган оешмаларга (КБО) дәүләт ярдәмен үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләрендә якларның үзара хезмәттәшлеген ныгыта. Әйтергә кирәк, 2022 ел башына Башкортстанда 5,6 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән.

Аерым алганда, сүз икътисадның коммерцияле булмаган секторын уртак үстерү, шулай ук социаль, мәдәни, белем бирү, фәнни максатларга ирешү, гражданнарның сәламәтлеген саклау, физик культура һәм спортны үстерү өчен булдырылган коммерциячел булмаган оешмалар эшенә ярдәм итү турында бара.

Хезмәттәшлек актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас