+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2022, 17:20

Төбәкләр белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан һәм Русиянең алты төбәге Евразия икътисади үзәген булдыру буенча меморандум имзалады.

Төбәкләр белән хезмәттәшлек ныгыйТөбәкләр белән хезмәттәшлек ныгый
Төбәкләр белән хезмәттәшлек ныгый
Бүген, 17 июньдә, Петербург Халыкара икътисади форумында Башкортстан Республикасы Самара, Саратов, Ульяновск, Пенза өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Пермь крае белән берлектә Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий катнашлыгында Евразия икътисади үзәген булдыру турында Меморандум имзалады.

Республикада комплекслы инвестиция проектын булдыру өстендә эш дөнья конъюнктурасы үзгәргәнче үк Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты ярдәмендә башланган иде.

— Комплекслы инвестиция проекты бердәм технологик циклларга гомум бәясе 100 миллиард сумнан да ким булмаган 70 проектны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов.

Беренче вице-премьер төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, төбәкләр һәм бөтен ил икътисадлары үсешенә зур өлеш кертәчәк хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелегенә ышаныч белдерде.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас