+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 июнь 2022, 10:20

Технология үсеше тотрыклылык тәэмин итә

Петербург Халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстанда Уфа трансформатор заводы базасында ERSO холдингының Уфа электротехника кластерын үстерү буенча «Электрозавод» җәмгыяте инвестиция проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешү имзаланды.

Технология үсеше тотрыклылык тәэмин итәТехнология үсеше тотрыклылык тәэмин итә
Технология үсеше тотрыклылык тәэмин итә

Документка Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров һәм «Электрозавод» җәмгыятенең генеральный директоры Горан Малбашич кул куйдылар.

– Хәзерге вакытта Уфа трансформатор заводының технологик үсеше проекты башланды инде. Инвестиция проектының бәясе якынча 4,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шулай ук 2025 елга 790 эш урыны булдыру планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Бүген акционерларның планында - җитештерү куәтләрен арттыру һәм продукция линейкасын киңәйтү. ERSO холдингының генеральный директоры Горан Малбашич билгеләп үткәнчә, 2025 елга заводта барлык төр көчәнеш трансформаторлары чыгарырга, икенчел электр җиһазлары җитештерүне җайга салырга, шулай ук үз продукцияңне генә түгел, Русия базарыннан киткән компанияләрне дә сервис белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас