

Рейтингны кичә Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында тәкъдим итте.
Хәбәр иткәнебезчә, Башкортстан бу рейтингта 2014 елда 40нчы урыннан старт алган. 2015 елда республика 20 төбәк арасына керде, 2018 ел нәтиҗәләре буенча 16нчы позициягә күтәрелде, тагын бер елдан соң беренче тапкыр, тугызынчы урынны алып, топ-унлыкка керде.
Узган елда агентлык республикага рейтингның бишенче урынынын бирде. Рейтингта дүртенче ел рәттән Мәскәү беренче урынны алып тора. Икенче урынны Татарстан саклап калды. Өченче урында — Мәскәү өлкәсе, дүртенче урынны экспертлар Тула өлкәсенә бирделәр. Бишенче урында Башкортстан белән бергә Түбән Новгород, Төмән, Новгород һәм Сахалин өлкәләре.
Русиянең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов, рейтинг нәтиҗәләре хакында сөйләп, Башкортстанда инвестицион климатны яхшырту буенча төбәк Советының мөмкин булган биш баллдан биш баллга бәяләнүен билгеләп үтте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, соңгы ике ел бизнес өчен бик катлаулы булды, әмма эшлекле активлык тукталмады. «Мин һәрвакыт әйтәм, безнең республика — инвестицияләргә мөмкин булган урын, анда тыныч кына эшләргә мөмкин һәм анда син ярдәм һәм аңлау табачаксың. Рейтинг төбәкләрне аерырга тиеш кебек, көндәшлек, асылда, ул бик җитди. Әмма рейтинг безгә бер-беребездән өйрәнергә мөмкинлек бирә", - диде Хәбиров.
Бу хакта тулырак: https://ufa.rbc.ru/ufa/17/06/2022/62ac0b689a79478395fce7e0