

Хөкүмәтара документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков кул куйдылар.
Яңа килешү төбәкләр арасында икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә ирешелгән килешүләрне аныклый.
Башкортстан икътисади хезмәттәшлек кысаларында Курган өлкәсенә дизель ягулыгы, минераль ашламалар, кальцийлаштырылган сода, төзелеш материаллары, шулай ук кием-салым, шикәр, сырлар, ит консервалары, он, сөт һәм кондитер әйберләре озата.
Республикага Курган өлкәсеннән кертелә торган товарлар структурасында —җитештерү-техник билгеләнештәге һәм халык кулланышы продукциясе.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/154986.html