+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2022, 15:05

“Төбәкләр берләшүе киләчәк өчен кирәк"

“RT журналисты, икътисади форумда миңа сорау биреп, төбәкләрнең бер-берсе белән аралаша башлавын билгеләп үтте”, — дип язган социаль челтәрдә республика Премьер-министры Андрей Назаров һәм әһәмиятле пост тәкъдим иткән.  

“Төбәкләр берләшүе киләчәк өчен кирәк"“Төбәкләр берләшүе киләчәк өчен кирәк"
“Төбәкләр берләшүе киләчәк өчен кирәк"

“Шулай, бу форумда тоемлы күп вакыйга булды. Илдә барысын да эшләп булмый, диләр. Мин алай дип санамыйм.

Без дөньяда файдалы казылмалар һәм мөмкинлекләр буенча иң зур ил территориясендә яшибез. Төбәкләр чит ил продуктына аналог ясау өчен берләшә. "Евразия икътисади үзәге" - моңа уңышлы мисал. Бу проектны без өченче ел дәвам итәбез.

Русия Федерациясенең берничә субъекты компанияләре берләшә һәм бер кооперация инвестицион системага әверелә.

Петербург халыкара икътисади форумы-2022дә без Самара, Саратов, Ульяновск, Пенза өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Пермь крае белән берлектә ЕЭЦ оештыру турында Меморандум имзаладык.

Башкортстан һәм күрше субъектларның инвестицияләре суммасы — 2 триллион сум, салым кереме — 300 миллиард сум, өстәмә эш урыннары 40 мең тәшкил итәчәк.

Санкция чикләүләре нәтиҗәләрен җиңү шартларында төбәкара кооперация аеруча мөһим”.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас