+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2022, 08:10

Владимир Путин: «Русия бизнесын кайбер тикшерүләрдән азат итәргә нигез бар»

Петербург халыкара икътисади форумында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашлыгында пленар утырыш узды.  

Владимир Путин: «Русия бизнесын кайбер тикшерүләрдән азат итәргә нигез бар»Владимир Путин: «Русия бизнесын кайбер тикшерүләрдән азат итәргә нигез бар»
Владимир Путин: «Русия бизнесын кайбер тикшерүләрдән азат итәргә нигез бар»

Русия Президенты үз чыгышында икътисади җинаятьләрне декриминальләштерүгә, бизнесны кайбер тикшерүдән баш тартуга, эшкуарларны сак астына алу өчен нигезләрне яңадан карауга, бизнеска басым кимүгә игътибар юнәлтте.

Петербург икътисади форумында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров «Бизнес һәм хакимият: өр-яңа тарих дәресләре" китабын тәкъдир итте. Китапта Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр чагылыш тапкан. Аларның кайберләре Андрей Назаров китабыннан өземтәләр белән чагыштырылды.

Владимир Путин: "Мораторийлар кертелгәннән соң, алдагы елларда эшкуарлар тарафыннан закон бозу очраклары кимегән. Һәм бу Русия бизнесының җитлегүе һәм җаваплылыгы турында сөйли. Аны нормаларны һәм таләпләрне үтәүгә мәҗбүр итәргә түгел, ә мотивацияләргә кирәк. Димәк, тагын бер кардиналь адым алга бару - бөтен Русия бизнесының күпчелек тикшерүләрен үткәрүдән мәңгегә баш тарту өчен барлык нигезләр дә бар. Барысына да күптән аңлашыла инде, барлык подрядчыларны тикшерү зарурлыгы юк. Хәвефкә ориентиры булган алым эшләргә тиеш. Хөкүмәттән мондый реформаның конкрет параметрларын якындагы айларда билгеләвегезне сорыйм".

Андрей Назаров: "Система алга таба да төзеп бетерүне таләп итә. Без теләсә нинди тикшерүнең хисап өчен түгел, ә кирәк булганда гына үткәрелүенә килергә тиеш. Ә җәза закон бозуның кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган, яки базарга китерелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын киметкән очракта кулланыла".

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56350

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас