+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 июнь 2022, 14:25

Башкортстан банк хезмәтләре алу мөмкинлеге буенча икенче урында

Башкортстанның банк хезмәтләрен файдалану мөмкинлеген арттыру буенча сынау проектында катнашуы 2020-21 елларда ерак муниципалитетларда финанс сервисларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Башкортстан Милли банкы идарәчесе Марат Кашапов төбәк Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә сөйләде. Республика белән идарә итү үзәгендә аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Башкортстан банк хезмәтләре алу мөмкинлеге буенча икенче урындаБашкортстан банк хезмәтләре алу мөмкинлеге буенча икенче урында
Башкортстан банк хезмәтләре алу мөмкинлеге буенча икенче урында

- 2020 елның апрелендә без Башкортстанның торак пунктларында түләү инфраструктурасы барлыгын анализладык. Аннары республика районнарында банк җайланмаларыннан файдалану картасын формалаштырдык. Шуннан соң финанс хезмәтләрен этаплап кертә башладык, шул исәптән "Мир" картасын, "Алга" һәм "Башкортстанның социаль картасын", - дип хәбәр итте Марат Кашапов. - Нәтиҗәдә, безнең төбәк электрон түләү инфраструктурасын үстерү буенча илдә алдынгы урыннарга чыкты, ә Идел буе федераль округында икенче урынны яулады.

Радий Хәбиров республика халкының заманча һәм имин банк сервисларына керү мөмкинлеге булсын өчен бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас