+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Июня 2022, 09:10

Халыкара икътисади форумда Башкортстан 31 килешүгә кул куйган

25нче юбилей Петербург халыкара икътисади форумында Башкортсстан 31 килешүгә кул куйган. Бүген үткән оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, алар буенча җәлеп ителә торган туры инвестицияләрнең гомум күләме 65 миллиард сумнан артып китә.

Халыкара икътисади форумда Башкортстан 31 килешүгә кул куйганХалыкара икътисади форумда Башкортстан 31 килешүгә кул куйган
Халыкара икътисади форумда Башкортстан 31 килешүгә кул куйган

“Шулай ук үсеш институтлары линиясе буенча эре килешүләр дә бар. Шулай итеп, ДОМ.РФ корпорациясе белән 21 миллиард сумнан артык акча җәлеп итү килешүенә кул куелды, катодлы бакыр җитештерү турында килешү - 13,5 миллиард сумга, Беларусь холдингы “Амкодор” белән - 2,5 миллиард сумга. Килешү кысаларында без инвестпроектны тормышка ашыру тизлеген сынап карау максатын куябыз. 2023 елның мартында ук продукция җитештерүгә чыгарга телибез”, - диде Рөстәм Моратов.

Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 25нче юбилей Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында тәкъдим ителгән сәнәгать ипотекасы механизмнарын сынау төбәге булачак. Исегезгә төшерәбез, мондый ипотека хокукын елына биш процент күләмендә яңа производстволар төзергә әзер булган предприятиеләр алачак.

Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, сынау “Уфа” индустриаль паркы һәм “Алга” махсус икътисади зонасы территориясендә узачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас