- Башкортстан Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы инвестиция инфраструктурасы өчен җавап бирә. Әйтик, быел Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрында 13,4 миллиард сумнан артык инвестиция проектлары булган һәм 2,5 меңнән артык эш урыны булдырылган 19 яңа компания теркәлгән, - дип сөйләде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. - Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләренә җәлеп ителгән резидентлар саны буенча республика, гадәттәгечә, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән планны арттырып үтәчәк. Бу Башкортстанда инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыруны күрсәтә. Төбәкнең алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары икътисадка 6 миллиард сумнан артык инвестицияләр керткән һәм 4,4 меңнән артык эш урыны булдырган.
Узган елда Русия Икътисади үсеш министрлыгында республиканың 36 резиденты теркәлгән. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 1,5 тапкырга артык. Хәзерге вакытта алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 122 резидент предприятиесе эшли.
Дәүләт җыелышы-Корылтайда хәзер «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы аерым категория салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» закон проекты карала. Преференция салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларына түбән салым ставкалары рәвешендә ташламалар алырга мөмкинлек бирәчәк: салым салу объекты табыш алса, 1 процент (6 процент урынына) түбән салым ставкалары рәвешендә ташламалар алырга; 5 процент (15 процент урынына) - салым салу объекты чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр булса.
Ташлама 2022 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр кулланылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru