+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 июнь 2022, 06:48

Эшкуарлар да яклауга мохтаж

Бу җәһәттән республикада ныклы система төзелгән.

Эшкуарлар да яклауга мохтажЭшкуарлар да яклауга мохтаж
Эшкуарлар да яклауга мохтаж

Башкортстанда Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин Стәрлетамак шәһәрендә үзенең җәмәгать ярдәмчеләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда катнашучылар муниципаль хакимият вәкилләре, шулай ук хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

- Гамәлдәге иҗтимагый ярдәмчеләрнең эшкуарлар проблемаларын хәл итү, беркетелгән муниципаль берәмлекләрдә аларның мәнфәгатьләрен яклау буенча зур тәҗрибәсе бар, - дип билгеләде ул. - Соңгы ике елда бергәләп эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә зур эш башкардык, эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен тикшерәбез, конфликтлы хәлләрне хәл итәбез, районнарга һәм шәһәрләргә чыгабыз, эшкуарлык бергәлеге белән очрашабыз, хокук саклау, контроль-күзәтчелек һәм суд органнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, - дип ассызыклады Флүр Әсәдуллин.

Эшлекле очрашу кысаларында, шулай ук, төбәк эшкуарларының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча үткән ярты елда уртак эшчәнлек буенча фикер алышу булды. Хәзерге вакытта республиканың шәһәр һәм районнарында 75 җәмәгать ярдәмчесе эшли. Хисап чорында алар 142 эшкуарны кабул иткән, бизнесны яклау, 10 укыту чарасы мәсьәләләре буенча 200дән артык консультация үткәргән. Моннан тыш, җәмәгать ярдәмчеләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча муниципаль комиссияләрдә, «Эшкуарлык сәгате» форматындагы киңәшмәләрдә актив катнашкан.

Очрашуда катнашучылар, шулай ук, муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, эшкуарлар гаризасы буенча тикшерү чараларында катнашу, бизнес алып бару проблемалары буенча эшкуарларга консультацияләр бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас