Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) инвестицион климат торышының милли рейтингының бишлегенә керде. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында билгеле булды.
Рейтингның төп позицияләре арасында экспертлар инвестицион порталны инвестиция эшчәнлеге, эшкуарлык активлыгын арттыру мәсьәләләренә җәлеп итүне, шулай ук аны алып бару буенча төбәк эшенең системасын билгелиләр. Былтыр порталга 599 290 тапкыр кергәннәр, уртача алганда, портал инструментларына аена 40 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
— Инвестпортал Башкортстанда инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен гамәли һәм кирәкле инструмент булып тора. Узган елда INVESTRB.RU эшкуарлык эшчәнлеген алып баруны гадиләштерү өчен билгеләнгән 17 электрон сервис белән тулыланды. «Эшкуарларга» бүлегендә сизелерлек үзгәрешләр булды: идея эзләүдән башлап, бизнесны экспортка чыгаруга кадәр төрле ситуацияләрдә белем базасын гамәлгә ашыра алдык. Эшкуарларга очрый торган хәлләр буенча әзер инструкцияләр урнаштырылган: милек хокукын теркәү, кадастр исәбенә кую һәм башкалар. Порталда муниципаль һәм дәүләт мөлкәтен эзләү һәм сайлау, эшкуарлар өчен чараларга онлайн-гаризалар бирү, бизнес урнаштыру өчен сәнәгать мәйданчыгын сайлау сервислары, экспорт потенциалы һәм дәүләт-шәхси партнерлык турында яңа битләр гамәлгә ашырылды, — дип хәбәр итә санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Узган елда эшкуарлар өчен иң популяр “INVESTRB.RU” мәйданчыклары инвестицион инфраструктура объектлары белән инвестицион карта һәм махсус икътисади зоналарга багышланган бүлекләр булды. Инвестпортал илдән читтә дә популяр булды, порталга Кытай, Төркия һәм Германия бизнес-аудиториясе актив керде.
Фото: pravitelstvorb.ru