+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 Июня 2022, 06:50

«Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә

Ел ахырына «Башкортстан продукты» проекты катнашучылар санын 700гә кадәр арттырырга планлаштыра.

«Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә«Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә
«Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә


Бүген проект 607 дипломантны берләштерә.
- «Башкортстан продукты» проекты җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә. Проект механизмы аркасында, дипломант предприятиеләр продукциясе барлык сәүдә дә тәкъдим ителгән: болар - төбәк һәм федераль челтәрләр, якын-тирәдә урнашкан кибетләр, базарлар һәм ярминкәләр. Шуңа күрә төбәк территориясендә җитештерелә торган азык-төлек продуктларының һәм азык-төлек булмаган товарларның югары сыйфаты һәм милли колориты киң даирә кулланучылар өчен ачык булды, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Бүгенге көндә «Башкортстан продукты» проектының 105 дипломанты продукциясе илнең барлык төбәкләрендә дә тәкъдим ителгән. 110 җитештерүче федераль сәүдә челтәрләренә үз товарларын китерә. Моннан тыш, 23 дипломант үз продукциясен экспортка җибәрә.
«Башкортстан продукты» билгесе белән 22 меңгә якын продукция маркировкалана.

Моннан тыш, 2021 елда проектта катнашучылар «Башкортстанның иң яхшы товарлары-2021» республика конкурсы лауреатлары булды.
- «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәт күрсәтү» номинацияләрендә 13 предприятие җиңү яулады", - дип өстәде Алексей Гусев.

Фото: sobkor02.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас