+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июнь 2022, 06:45

Башкортстанда энергоблокларны яңарталар

Башкортстан генерация компаниясе инвестпрограммалар кысаларында энергоблокларны яңарта.

Башкортстанда энергоблокларны яңарталарБашкортстанда энергоблокларны яңарталар
Башкортстанда энергоблокларны яңарталар


Башкортстан генерация компаниясе үз предприятиеләрен модернизацияләүне дәвам итә. Аерым алганда, җылылык электростанцияләренең генерацияләү җайланмаларын модернизацияләү федераль программасы кысаларында Карман ГРЭСының 3нче энергоблогын яңарту бара, эшләрне агымдагы елның декабренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

2022-24 елларга ТЭЦны модернизацияләү буенча программа Русия Хөкүмәте тарафыннан Энергетика министрлыгы башлангычы буенча эшли башлады. Программада катнашу чыгымнарны 15 ел эчендә гарантияләнгән аклау мөмкинлеге бирә.

- Төп эш күләме башкарылган инде. Төп элементларны һәм детальләрне яңарту ресурсларны билгеләү җиһазларының хезмәт итү вакытын арттырырга, аның нәтиҗәле һәм авариясез эшен тәэмин итәргә, электр энергиясен җибәрүгә ягулыкның чагыштырма чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Инвестпрограмма кысаларында, шул исәптән, генераторны куәтлерәгенә алыштыру бара. Үткәрелгән модернизациядән соң 3нче энергоблокның куәте 13,1 МВтка артачак, - дип аңлатты Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас