

Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында билгеле булды. Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы инвестиция инфраструктурасы, шул исәптән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) өчен җавап бирә.
Әйтик, быел Башкортстанның ТОСЭР резидентлары реестрында 13,4 миллиард сумлык инвестицион проектлар белән 19 яңа компания теркәлгән һәм 2,5 меңнән артык эш урыны булдырылган, дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
2021 елда Русия Икътисади үсеш министрлыгында республиканың ТОСЭРларында 36 резидентны теркәделәр. Бу 2020 ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр артыграк. Хәзерге вакытта алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә 122 резидент-предприятие эшли.
Хәзер Корылтайда «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ставкаларын билгеләү турында» закон проекты карала. Преференция салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы ТОСЭР резидентларына киметелгән салым ставкалары рәвешендә ташламалар алырга мөмкинлек бирәчәк: 1 процент (6 процент урынына) — салым салу объекты керемнәре булса; 5 процент (15 процент урынына) — салым салу объекты чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр булса.
Ташлама 2022 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр кулланылачак.
Фото: 19rusinfo.ru