+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июнь 2022, 07:10

Бездә сәнәгать өлкәсе үсештә

2037 елга кадәр Башкортстанның сәнәгать өлкәсендә 123 инвестпроект гамәлгә ашырыла.

Бездә сәнәгать өлкәсе үсештәБездә сәнәгать өлкәсе үсештә
Бездә сәнәгать өлкәсе үсештә



Башкортстан Республикасы Стратегик башлангычлар агентлыгының инвестицион климат торышы рейтингы ТОП-5ендә урынны саклап калды. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы барышында билгеле булды. Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы тарафыннан уңайлы климат булдыруга комплекслы чаралар эшләнгән, ул төбәк дәрәҗәсендә инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыруны күздә тота.

Башкортстанда сәнәгать өлкәсендә тормышка ашыруның төрле этапларында 427 миллиард сумлык 123 проект бар. 2037 елга кадәр алар 9 500 яңа эш урыны бирәчәк. Төбәкнең Сәнәгать министрлыгы ел саен җиңел һәм урман сәнәгате предприятиеләренә ярдәм күрсәтүне башлап җибәрә. Узган елда җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар, чимал һәм материаллар сатып алуга 140,7 миллион сум бүленгән. Субсидияләрдән 103 предприятие файдаланган. Ә урман сәнәгате комплексына яңа җиһазлар алу өчен 49 миллион сумнан артык субсидия бирелгән. Чыгымнар өлешен каплауга 56 предприятие дәүләт ярдәме алды. Нәтиҗәдә, әлеге тармакларда төяп җибәрелгән продукция күләме 3тән 31 процентка кадәр арткан.

Төбәк сәнәгатен үстерү фонды үткән елда Башкортстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 36 инвестицион проектны хуплады. Республика сәнәгатенә инвестицияләрнең гомум күләме өстәмә рәвештә 9,4 миллиард сум тәшкил итте, шуның 4,66 миллиард сумы - Сәнәгатьне үстерү федераль фонды акчалары.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас