

Башкортстанның илкүләм инвестклимат рейтингында лидерлык позициясен саклап калуы төбәк команда эшенең нәтиҗәлелеген һәм килешеп эшләвен күрсәтә, шул исәптән инвестицияләр җәлеп итү һәм эшлекле мохитне камилләштерү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өлешендә.
"Росреестр" идарәсе тарафыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә эшкуарларның һәм юридик берәмлекләр вәкилләренең милек хокукын теркәү һәм кадастр исәбенә кую процедуралары белән канәгатьлек дәрәҗәсен яхшырту буенча актив эш алып барыла.
- Исәп-теркәү өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп ориентирлары булып инвестиция рейтингы һәм бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү буенча профильле максатлы модель тора, ул 30 күрсәткеч буенча төзелгән. Әлеге эшчәнлек кысаларында республикада бизнес тарафыннан бирелгән документлар буенча хокукларны теркәү сроклары кыскартылды; "Росреестр" идарәсенең республика хакимият һәм урындагы үзидарә органнары белән электрон ведомствоара хезмәттәшлеге тулы күләмдә җайга салынды; документлар кабул иткәндә Күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре тарафыннан җибәрелгән хаталар минимумга җиткерелде, - диде Петр Клец.
Төбәк "Росреестр"ы җитәкчесе республикада сыйфатлы ведомствоара багланышлар булуын билгеләп үтте.
- Бүгенге көндә гражданнар һәм эшкуарлар "Росреестр"га башка органнар карамагында булган документларны тапшырмаска мөмкин, бу күчемсез милек өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр алу процедурасын шактый гадиләштерә һәм хокукларны теркәүче тарафыннан хокукый экспертиза уздыру процессын тизләтә. 2021 елда Идарә республиканың Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә хокукый экспертиза уздырганда документларның 14 төрен DIGIT МЭВ Республика системасы ярдәмендә соратып алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды, - дип ассызыклады ул.