-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 июнь 2022, 16:50

Экспорт юнәлешле предприятиеләргә ярдәм күрсәтелә

Ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсендәге экспорт күләме былтыр 3 миллиард сумнан артып киткән.

Экспорт юнәлешле предприятиеләргә ярдәм күрсәтелә
Экспорт юнәлешле предприятиеләргә ярдәм күрсәтелә
Башкортстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгының инвестицион климат рейтингының беренче бишлегенә керде. Бу хакта 17 июньдә Петербург халыкара икътисади форумының 25нче юбилей форумы барышында билгеле булды.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы республика җитештерүчеләренең продукциясен тышкы базарларга системалы рәвештә чыгара.

– Без актив эшлибез. Төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле предприятиеләренә ярдәм итү буенча уникаль чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә кертелде. Бу — финанс һәм финанс булмаган чаралар. Агымдагы халыкара шартларда бу эш юнәлеше бик актуаль һәм кирәкле булыр дип ышанам, – дип ассызыклый министр Маргарита Болычева.

Министр сүзләренчә, төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлеге дәрәҗәсен күтәрү буенча системалы, аналитик һәм практик эш бизнес-миссиясен, күргәзмә-ярминкә чараларын һәм вебинарларны үз эченә ала. Узган елда 95 экспортер-компания 7 бизнес-миссиядә һәм 14 күргәзмә-ярминкә чарасында катнашкан. Күчмә чаралар нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 35 компаниясе 8,7 миллион долларга экспорт контрактлары төзегән.

Төбәктә даими нигездә “Экспорт форсажы” белем бирү программасы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында тармак агымы буенча 6 уку чарасы узды. Акселерация программасында катнашучы 70 компаниянең 15е «Нефть-газ тармагы" юнәлеше буенча махсуслаштырылган тармак программасы буенча әзерлек узды.

Башкортстан — 2.0 Төбәк экспорт стандартын кертү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Былтыр төбәктә 15 инструментның 14е гамәлгә кертелгән. Шулай ук Башкортстанда 2019 елдан башлап экспортерларга ярдәм итү өчен финанс чаралары гамәлдә булуы билгеләп үтелде. Республика мондый тәҗрибәне уңышлы гамәлгә керткән пилот төбәк булды.

Министр белдергәнчә, 2019 елдан 2021 елга кадәр 188 компания субсидия алган. Өч ел эчендә экспорт 37,1 миллиард сум тәшкил иткән.
Маргарита Болычева ассызыклаганча, субсидияләр экспортерлар арасында, бигрәк тә бүгенге шартларда бик популяр.

Төбәктә “Ашыгыч экспорт ярдәме” проекты шулай ук экспорт юнәлешле компанияләрдә популярлык тудыра. Министр, “Ашыгыч экспорт ярдәме” проекты 2021-24 елларга экспортерлар белән эшне планлаштырырга ярдәм итәчәк һәм “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты күрсәткечләрен үтәүне тизләтәчәк, дигән ышаныч белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в