+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 июнь 2022, 06:25

Товарлар сатып алу турында рекомендацияләр эшләнде

Көндәшлек сәясәте буенча Башкортстан Республикасы дәүләт комитеты «Юридик берәмлекләрнең аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге Федераль закон кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча республика заказчылары өчен методик тәкъдимнәр эшләде.

Товарлар сатып алу турында рекомендацияләр эшләндеТоварлар сатып алу турында рекомендацияләр эшләнде
Товарлар сатып алу турында рекомендацияләр эшләнде

Рекомендацияләр заказчыларга методик ярдәм күрсәтү, аларның мәгълүматлылыгын арттыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары катнашлыгында сатып алу процедураларын уздырганда хаталарны киметү өчен әзерләнгән.

- Әлеге рекомендацияләрнең актуальлеге кертелгән үзгәрешләргә бәйле, аның нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан барлык заказчылар кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан 25 процентны — барлык сатып алулар нәтиҗәләре буенча, 20 процентны — сатып алулар нәтиҗәләре буенча сатып алырга бурычлы, — диде Гөлшат Арсланова.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56395

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас