+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 июнь 2022, 21:20

“Барысы да сыйфатлы һәм вакытында башкарылсын”

Андрей Назаров Сибайда социаль объектлар төзелешенең барышын карады.

“Барысы да сыйфатлы һәм вакытында башкарылсын”
“Барысы да сыйфатлы һәм вакытында башкарылсын”
25 июньдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибайга эш сәфәре барышында социаль объектлар төзелешенең барышын тикшерде.

Сәфәрнең беренче нокталарыннан берсе — Баймак районының Иске Сибай авылында 375 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбенең төзелеш мәйданы булды.

— Хәзер эш темпының нинди булырга тиешлеге күренә. Әлбәттә, башта вакыт югалды, шуңа күрә хәзер тырышырга кирәк. Төп бурычлар түбәндәгечә: 1 сентябрьдә балалар мәктәпкә бара алсын өчен, эчке эшләрне июль ахырына, төзү-монтаж эшләрен 15 августка тәмамлау, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Аннары Премьер-министр Сибайда 6нчы гомуми белем бирү мәктәбе бинасында булды. Бина 70 процентка тузган. Андрей Назаров укучыларны башка шәһәр мәктәпләренә күчерергә һәм киләсе елда төзелеш эшләренә керешү өчен яңа мәйданчык әзерләргә кушты. Мәктәп үз ишекләрен 2024 елның 1 сентябрендә ачар дип планлаштырыла.

Аннары Премьер-министр " Труд” стадионында булды. Шулай ук, ул элекке “Сибай” кунакханәсе бинасын карады, хәзерге вакытта ул «Киләчәк фабрикасы” “Инновацион эшкуарлык йорты”н булдыру максатларында реконструкцияләнә.

Премьер-министр Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният һәм ял паркын комплекслы төзекләндерү буенча “Терра Заурале” экопаркы" эшләрен карады. Хәзерге вакытта монда III этап буенча эшләр алып барыла, ул үз эченә җәяүлеләр юлларын урнаштыру, яшелләндерү эшләре, тышкы яктыртуны оештыруны кертә. Шулай ук ясалма сулык, спорт зонасы булдыру һәм скейт-мәйданчык урнаштыру да каралган.

— Безнең бурыч — барысы да сыйфатлы һәм вакытында башкарылсын өчен ярдәм итү һәм контрольдә тоту. Урал аръягы якындагы елларда кешеләр яшәргә һәм эшләргә, инвесторлар инвестицияләргә телгән урын булырга тиеш. Урал аръягы — безнең тарихи территориябез, шуңа күрә без аның уңайлы тормыш өчен иң заманча территорияләрнең берсе булсын өчен барысын да эшләргә бурычлы һәм эшлибез, — дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: пресс-служба


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: