+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 июнь 2022, 15:40

Башкортстан эшкуарлары “түгәрәк өстәл”гә чакырыла

30 июньдә Уфада Franchising Business Administration "түгәрәк өстәл"е узачак, аның кысаларында франчайзинг аша экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында фикер алышачаклар.  

Башкортстан эшкуарлары “түгәрәк өстәл”гә чакырылаБашкортстан эшкуарлары “түгәрәк өстәл”гә чакырыла
Башкортстан эшкуарлары “түгәрәк өстәл”гә чакырыла

Чара Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан төбәк экспортына ярдәм итү үзәге белән берлектә үткәрелә.
- Башкортстан - Русиянең иң актив экспортлаучы субъектларыннан берсе. Республика экспорт буенча Русиянең 25 төбәге арасында беренче унлыкка керә. Без агымдагы икътисади хәл эшчәнлекнең әлеге өлкәсенә аерым чикләүләр кертүен аңлыйбыз һәм аны алга таба үстерү өчен безгә яңа инструментлар кирәк. Франшиза мондый инструмент булырга мөмкин, дип ышанам, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Чараның спикерлары булып Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева, Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов, "Topfranchise" компаниясенә нигез салучы, франшизаларны чит илгә экспортлау буенча эксперты һәм «Вырасти с франшизой» китабы авторы Вәсил Газизулин чыгыш ясаячак.
Шулай ук франшизаларны тышкы базарларга чыгару тәҗрибәсе белән юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге белгеч чыгыш ясаячак.
Чара спикерлары «Франшизаның халыкара базарында Русиянең роле», «Агымдагы реалияләрдә халыкара базарда Русия брендлары» кебек "түгәрәк өстәл"нең төп темаларын ачачак.
Алдан теркәлү кирәк, конференциягә урыннар саны чикләнгән.
Сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/62b58beb49d1e96b154fb551/.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас