+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 июнь 2022, 10:22

250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин

Ул кемнәргә бүленә?

250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин
250 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин

2020 елдан башлап Башкортстанда аз керемле, ялгыз яшәүче аз керемле гаиләләр, төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар социаль контракт (АСПК) нигезендә максатлы социаль ярдәм кысаларында үз бизнесын ачуга дәүләттән 250 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Хәзер әлеге ярдәм чарасы, республика Хөкүмәте карары нигезендә, [url=https://npa.bashkortostan.ru/35655/,]https://npa.bashkortostan.ru/35655/[/url] гамәлдәге индивидуаль эшкуарларда (ИП) һәм үзмәшгульләрдә киң таралган. Өстәмә рәвештә белем алуга 30 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алырга мөмкин булуы мөһим.

- Коронавирус аркасында, ә хәзер тышкы санкцион басым аркасында, эшкуарларда үз эшчәнлеген тормышка ашыру белән кыенлыклар туды. Әлеге ярдәм чарасы күп кенә кече предприятиеләргә ярдәм итәчәк, аларның күбесе гаилә предприятиеләре, бизнесны яңадан формалаштырырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

АСПК буенча субсидиягә Башкортстанда теркәлгән һәм эшләүче шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр исәп тота ала, аларның кереме соңгы өч айда төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган очракта бу ярдәм белән файдалана алачаклар. Башкортстанда яшәү минимумы - 12 110 сум. Шул ук вакытта гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре исәпкә алына. Моннан тыш, реестрда дисквалификацияләнгән затлар булмаска, шулай ук салым һәм җыемнар түләү буенча бурычлар 10 мең сумнан артмаска тиеш.

Акча бер тапкыр гына бирелә. Аларны, мәсәлән, җиһазлар сатып алуга, яңа эш урыннары булдыруга һәм җиһазландыруга, биналарны арендалауга, программа белән тәэмин итүгә лицензияләргә тотарга мөмкин. Чыгымнар - максатчан. ИП яки үзмәшгульләр белән соцконтракт күп дигәндә 12 айга төзелә. Бу вакыт узганнан соң, ел дәвамында эшчәнлекнең сакланышын күзәтәчәкләр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас