+22 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
28 июнь 2022, 08:50
Бина сатыла. Кемгә кирәк?
Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы республика дәүләт милкендәге өч катлы кирпеч административ бина һәм җирне сату буенча электрон формада аукцион игълан итте.
Бина сатыла. Кемгә кирәк?
- Эшкуарлар бизнес өчен мәйданнар таба алсын өчен, без аларга дәүләт милкен сату буенча аукционнарда катнашу юлы белән биналарны милеккә алырга тәкъдим итәбез, – диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Газитуллин. – Шулай итеп, муниципаль район бюджеты тулыланып кына калмыйча, бизнес та үз эше өчен кирәкле биналар һәм җирләр таба ала.
Аукционга гаризалар кабул итү вакыты – бу елның 14 июленә кадәр. Үткәрү датасы - 26 июль. Башлангыч бәясе - 2 681 000 сум. Объект Мәләвездә урнашкан.
Аукцион үткәрү турында мәгълүмати хәбәр, милекне хосусыйлаштыру шартлары Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган. Сатулар турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайт:
https://torgi.gov.ru/new/
(процедураның номеры 22000010210000000011). Аукцион «Бердәм электрон сәүдә мәйданчыгы" электрон мәйданчыгында үткәрелә.
Фото: правительстворб.ру
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"