+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 июнь 2022, 09:55

Дәүләт программасы тулай төбәк продукты күләмен арттырачак

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды, анда "Башкортостан Республикасының икътисади һәм инвестицион үсеше" дәүләт программасын актуальләштерү турында фикер алыштылар.

Дәүләт программасы тулай төбәк продукты күләмен арттырачакДәүләт программасы тулай төбәк продукты күләмен арттырачак
Дәүләт программасы тулай төбәк продукты күләмен арттырачак
Законнар нигезендә башкарма власть органнары, узган елгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, дәүләт программаларын ел саен максатчан актуальләштерүне, шулай ук стратегик өстенлекләрне һәм гамәлгә ашырыла торган үсеш инструментларын исәпкә алуны башкарырга тиеш.

- Узган елны 419 миллиард сумлык инвестицияләр күләме белән төгәлләдек, алдагы елга караганда 5,1 процентка артты, бу Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Һәм бу алдагы ике елда югары күрсәткечләр фонында. Моннан тыш, агымдагы елның I кварталында әлеге күрсәткечне дүрттән бер өлешкә диярлек - 24,9 процентка арттырдык. Фаразлаулар буенча тулай төбәк продукты 2,017 триллион сум тәшкил итә. Без инвестиция мохите торышының милли рейтингы лидерлары бишлегендә үз позицияләребезне расладык. Дәүләт программасын гамәлгә ашыру тулай төбәк продукты күләмен 2024 елга 2,5 триллион сумга кадәр арттырырга, төп капиталга инвестицияләрне 650 миллиард сумга кадәр арттырырга һәм инвестиция рейтингы лидерларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.

Хөкүмәт карары проекты һәм дәүләт программасында кертелгән үзгәрешләр турында икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры урынбасары Айрат Фәхретдинов җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, проект тарафыннан республиканың социаль-икътисади үсешенең 2022-24 елларга исәпләнгән план күрсәткечләренең һәм дәүләт программасы күрсәткечләренең төгәлләштерелгән фаразы белән синхронлаштыру каралган, болар: җан башына тулаем төбәк продукт динамикасы; физик күләм индексы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме. Шулай ук ул хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәрен үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программасы параметрлары актуальләштерелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас