+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 июнь 2022, 08:50

Башкортстанда бизнес өчен кризиска каршы digital-хәл итү каталогы эшли

Башкортстанның кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен әйдәүче digital-компанияләре санлы маркетинг, веб-эшләнмәләр, сайтны һәм сатуларны оештыру мәсьәләләре буенча бушлай консультация белән кризиска каршы санлы чишелешләр каталогын эшләтеп җибәрделәр.

Башкортстанда бизнес өчен кризиска каршы digital-хәл итү каталогы эшлиБашкортстанда бизнес өчен кризиска каршы digital-хәл итү каталогы эшли
Башкортстанда бизнес өчен кризиска каршы digital-хәл итү каталогы эшли

Каталог логотипны яңарту, яңа проектлар яки аерым бизнес өчен атамалар эшләү, социаль челтәрләрдә реклама җибәрү һәм алга этәрү, сату бүлегенең эшен оптимальләштерү яки булдыру кебек бурычларны хәл итүдә ышанычлы башкаручы эзләү өчен эшләнгән.

- Дәүләттән ярдәм мөһим, әмма бизнес тармаклары бер-берсенә ярдәм итү өчен берләшкәч - бердәмлек күрсәтелә. Уртак тырышлык, төбәк яки дәүләт эчендә ярдәм һәм үзара ярдәмләшү белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Digital-каталог - кече һәм урта бизнесны Башкортстанда төзелүче IT-карарлар белән таныштыра ала торган мәйданчык, - дип шәрехләде санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас