Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан хәзерге вакытта халыкара багланышларны үстерү һәм ныгыту максатында Русиянең Чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре каршындагы министрлыкның чит ил аппараты эшен оештыру буенча зур эш башкарыла. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ведомствоның Беларусь, Төркия, Үзбәкстан һәм Казахстанга юлламасын килештерде инде.
Махсус йөкләмәләр буенча илче Алексей Евсиков белән очрашуда төбәкнең Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне торгызырга нияте турында фикер алышу булды.
Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта җитәкчелек йөкләмәсе буенча төбәктә Кытай юнәлешен көчәйтү буенча эш алып барыла, һәм министрлык хезмәткәрләрен Кытайдагы Русия сәүдә вәкиллегенә командировкага җибәрү ниятен белдерде.
- Безнең хезмәткәрләр алдында үзара товар әйләнешен арттыру һәм Башкортстанга инвестицияләр җәлеп итү бурычын куябыз, - диде Маргарита Болычева.
Азиянең икенче департаменты директоры урынбасары Максим Баранов белән очрашу барышында шулай ук Русиянең Ирандагы сәүдә вәкиллегендә төбәк ведомствосы хезмәткәрләрен җибәрү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Фото: pravitelstvorb.ru