Кайбер тармакларда эшчәнлек алып баручы Башкортстан эшкуарларына патент һәм гадиләштерелгән салым системалары буенча ташламалы шартлар тудырылачак.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның язгы сессиясенең йомгаклау пленар утырышында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов гамәлдәге законнарга тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында чыгыш ясады. Тиешле закон проектлары депутатлар тарафыннан республика икътисадына санкцияләрнең йогынтысын йомшартырга тиешле документлар пакеты составында каралды.
- Төбәк законнарына үзгәрешләр тышкы санкция басымы шартларында Башкортстанның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән. Салым салуның патент һәм гадиләштерелгән системалары буенча ташламалар эшкуарларга бизнес һәм эш урыннарын саклап калырга, шулай ук санкцияләрдән килгән зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады Рөстәм Афзалов.
Әйтик, салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы республика предприятиеләренә ставкаларны өч елга киметү күздә тотыла: «керемнәр» салым салу объектында 6 проценттан 1 процентка кадәр һәм «керемнәр минус чыгымнар» салым салу объектында- 15 проценттан 5 процентка кадәр.
Компаниянең Санлы министрлыкта дәүләт аккредитациясе үтүе мөһим шарт булып тора. Законнар Башкортстан Республикасы Башлыгы кул куйганнан соң үз көченә керә.