- Безнең илдә икътисадны үстерү траекториясенең уртача сроклы перспективада волатильлекнең югары дәрәҗәдә булуы белән характерлануын исәпкә алып, төп бурыч - фаразны эшләүгә аерым җаваплылык белән якын килү, - дип билгеләде Премьер-министр.
Андрей Назаров ассызыклаганча, моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы нәтиҗәсендә барлыкка килгән чикләү чараларының тискәре нәтиҗәләрен бетерергә кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә, проектны актуальләштергәннән соң, «Башкортстан Республикасы социаль-икътисади үсешенең 2024 елга кадәр стратегик юнәлешләре турында» Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы һәм республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясе кебек стратегик документларның максатчан параметрларын синхронлаштыру мөһим.
Фаразны карау алдыннан Башкортстанның социаль-икътисади үсеш өлешендә узган биш айда ирешелгән нәтиҗәләр әйтелде.
Фото: pravitelstvorb.ru