+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июль 2022, 14:30

Андрей Назаров: “Төбәкнең бурычы - Русиядә кешеләр тормышы өчен иң яхшы урын булу"

Башкортстан икенче ел рәттән Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора. 2021 елга йомгакларны Екатеринбургта “Иннопром” мәйданчыгында ясадылар. Төбәкнең бурычы - Русиядә кешеләр тормышы өчен иң яхшы урын булу. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Иннопром” кырларында “ФедералПресс” ачык студиясендә биргән интервьюсында сөйләде.

Андрей Назаров: “Төбәкнең бурычы - Русиядә кешеләр тормышы өчен иң яхшы урын булу"Андрей Назаров: “Төбәкнең бурычы - Русиядә кешеләр тормышы өчен иң яхшы урын булу"
Андрей Назаров: “Төбәкнең бурычы - Русиядә кешеләр тормышы өчен иң яхшы урын булу"

Без икенче ел рәттән Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны яуладык. Бу - республикада үткәрелә торган зур системалы эш нәтиҗәсе. Беренчедән, ул – ярдәм чаралары кертү. Беренче ярдәм пакеты коронавирус пандемиясендә кабул ителде. Аннан икенче ярдәм пакеты кабул ителде. Әйткәндәй, алар Русидә иң яхшысы дип танылды. Аннары ярдәм пакетының өченчесен кабул иттек. Аның ярдәмендә безнең сәнәгать яхшы темплар белән үсә. Эшкуарлык субъектлары кимемәде, ә, киресенчә, бераз артты. Сәнәгать сәясәте буенча узган ел беренче урынны яуладык. Масштаблы санкцияләргә каршылык тудырды. Федераль ярдәм пакеты белән беррәттән, аларны көчәйтү өчен чаралар кулланабыз. Без 54 миллиард сумлык дәүләт ярдәме турында пакет эшләдек һәм кабул иттек. Бу – безнең бюджет өчен зур сумма. Республика икътисады һәм сәнәгать үсә алсын өчен өстенлекләрне дөрес билгеләргә тырышабыз. Әгәр статистикага карасак, былтыр сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил итте. Бу – уртача Русия күрсәткеченнән югарырак. Агымдагы елның гыйнвар-маенда әлеге күрсәткеч - 106,2 процент, уртача Русия күрсәткеченнән югарырак. Статистика безнең гамәлләребезнең дөреслеген раслый. Безнең тырышлык, һәм федераль инструментлар яхшы нәтиҗәгә китерде. “Уфа” технопаркы яхшы эшли. Әле төрек компаниясе аның резиденты булырга ният белдерде. Белорусиянең “Амкодор” предприятиесе республикада завод төзиячәк. Технопарклар яхшы үсә. Безнең өчен кластерларыбызны үстерү мөһим. Исегезгә төшерәм, Башкортстанда Русиядә беренче җиһаз кластеры булдырылган. Икътисади эшчәнлекнең 29 сәнәгать төреннән җитештерү күләмнәренең артуын без 20дә күрәбез. Бу безне шатландыра һәм оптимизм уята, 2022 елны да без яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый алабыз", - диде Андрей Назаров.

Төбәк Хөкүмәте Премьер-министры сүзләренчә, көнбатыш илләренең санкцияләр сәясәте Русия һәм Башкортстан белән нинди дәүләтләр компанияләре эшләргә әзер булуын күрергә, үз инвестицияләрен кертергә мөмкинлек бирде.

«Безнең бурыч - республикада инвесторлар һәм бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру, һәм, әлбәттә, республика халкына лаеклы тормыш шартлары булдыру», - диде Андрей Назаров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас