

Русиядә салым түләүчеләрнең бердәм салым исәбе булачак - бу барлык салымнарны берьюлы түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Кабул ителгән закон намуслы салым түләүчеләрнең тормышын шактый гадиләштерәчәк һәм күп санлы реквизитлар булган түләү йөкләмәләрен тутырудан арындырачак.
Барлык салым йөкләмәләрен, ИНН һәм һәр салым суммасын күрсәтеп, бердәм түләү итеп түләргә мөмкин булачак.
Бердәм салым исәбеннән физик берәмлек, шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлекләр файдалана алачак.
Закон проекты салым түләүнең бердәм вакытын билгели - һәр айның 28е. Шул рәвешле салым түләүчеләрнең календаре гадиләштереләчәк. Яңа кагыйдәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Фото: ВКонтакте