+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 Июля 2022, 15:30

Радий Хәбиров: “Сәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә без һәрчак әзер”

Бүген Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә төбәк сәнәгать сәясәтенең төп принциплары һәм индустриаль тармак үсеше перспективалары турында сөйләде.  

Радий Хәбиров: “Сәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә без һәрчак әзер”Радий Хәбиров: “Сәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә без һәрчак әзер”
Радий Хәбиров: “Сәнәгать предприятиеләренә ярдәмгә без һәрчак әзер”

- Радий Фәритович, Башкортстан Русия Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында лидерлыкны ничек саклап кала алды? — дигән сорауга безнең республика җитәкчесе болай җавап бирде:
— Русия Федерациясе Хөкүмәте, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы безгә индустриаль секторга ярдәм итү өчен киң инструментарий бирә. Бу — беренче. Икенчесе — сәнәгатьтә булган мәсьәләләргә даими чуму. Республика дәрәҗәсендә мин атна саен диярлек «Сәнәгать сәгате» форматында тармак киңәшмәләрен уздырам. Анда без компанияләр һәм предприятиеләрнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Алар безнең йөздә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер партнерны күрә. Моннан тыш, без эре бизнес белән яңа коммуникацияләр институтын булдырдык — даими рәвештә эшли торган эш төркемнәре. Бу форматта без төбәктә эшләүче күпчелек эре компанияләр – «Газпром», “Ростех”, «Роснефть», УГМК белән хезмәттәшлек итәбез. Бу - индустриаль коммуникациянең бик уңайлы формасы. Һәм, әлбәттә, Без Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча ярдәм чараларын актив кулланабыз. Болар барысы да шундый уртак нәтиҗә бирде.
Әңгәмәне тулысынча укыгыз: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155319.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас