

“Шулай ук без төбәкнең эшлекле активлыгы, яшьләр сәясәте һәм сәнәгать туризмы өлкәсендә беренче булдык. Бүген нәтиҗәләрне Екатеринбургтагы «Иннопром — 2022» халыкара күргәзмәсендә игълан иттеләр.
Сәнәгать безнең икътисадның нигезе булып тора һәм без монда күп көч куябыз. «Ростех», «Газпром», Урал металлургия компаниясе, «Башнефть» кебек эре корпорацияләр белән ведомствоара эш төркемнәре оештырдык. Аларның һәркайсы белән безнең республикада тормышка ашырыла торган проектлар бар.
Преференциаль территорияләрне үстерүне дәвам итәбез, кластерлар төзибез. Апрель аенда Русиядә беренче җиһаз кластеры булдырылды, ул Федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертелде. Процесста - тагын 8.
Без Сәнәгатьне үстерү фондын ныгыттык. Ул федераль рейтинг лидерларының берсе дип танылды. Аның капитализациясе 1,5 млрд сумнан артып китә.
Импортны алыштырырга тиешле товарлар исемлеге формалаштырылды. Ул үз эченә 3 меңнән артык позицияне ала. Безнең күп кенә республика предприятиеләре дөнья дәрәҗәсендәге продукцияне сата инде.
Агымдагы елның 5 аенда республикада сәнәгать җитештерүе индексы 106,2 процент тәшкил итте. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 3,4 процентка артыграк.
Гомумән, безнең федераль дәрәҗәдә бәяләнгән сәнәгатьтәге мөһим казанышларыбыз күп”, — дип язган Андрей Назаров.