+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
5 июль 2022, 09:18

Эшкуарлар дәүләт эшчәнлеге белән ризамы?

Онлайн-сорау алуда 42 кеше катнашты.

Эшкуарлар дәүләт эшчәнлеге белән ризамы?Эшкуарлар дәүләт эшчәнлеге белән ризамы?
Эшкуарлар дәүләт эшчәнлеге белән ризамы?

Башкортстан Республикасының Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты 2022 елның I яртысында эшкуарлар арасында онлайн-сораштыруга нәтиҗә ясады, анда 42 респондент катнашты.

- Анкеталау кече эшкуарлык субъектларының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу мөмкинлеген билгеләү, шулай ук Башкортстан Республикасы эшкуарларының проблемаларын ачыклау максатыннан үткәрелә, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Әлеге сораштыру эшкуарлар арасында ел саен гамәлгә ашырыла. 2022 елның I яртысы анкеталау күрсәткечләрен эшкәртү һәм анализлау нәтиҗәләре буенча, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, уңай динамика күзәтелә. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында сатып алуларда катнашучылар өлеше 50 проценттан 67 прцентка кадәр артты. Сатып алуларда катнашуның һәркем файдалана алырлык булуы белән канәгатьләнгәннәр - эшкуарларның 88 проценты. Сатып алу процедураларының үтәкүренмәлелеген 24 проценттан 56 процентка кадәр билгеләп үткән респондентлар өлеше дә арткан. Шулай ук сораштырылганнарның 64 проценты сатып алуларда катнашу буенча мәгълүмати һәм белем бирү материаллары алу белән кызыксына.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас