

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан төп социаль-икътисади күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә илнең тулай эчке продуктының яртысыннан күбрәген формалаштыручы лидер-төбәкләр унлыгына керә.
Инвестиция активлыгы буенча республика - иң уңайлы инвестиция шартлары булган иң көчле 5 төбәк арасында.
Әйтергә кирәк, Русия Федерациясе субъектлары арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты буенча хезмәт җитештерүчәнлеге рейтингында Башкортстан лидерлар өчлегенә керә.
Быел Башкортстан Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрә торган сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында төбәк-лидер позициясен раслады.
- Мондый казанышлар Башкортстан икътисадының күптармаклы диверсификацияләнгән структурасына бәйле, ул тиз үзгәрә торган икътисади чынбарлыкларда тотрыклылыкны сакларга ярдәм итә, төбәк инвестицион сәясәтен стимуллаштыручы һәм катлаулы геосәяси шартларда ярдәм күрсәтеп, бизнесның югары инвестицион активлыгын тәэмин итә, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Республикада сәнәгать секторы тулай төбәк продуктының 30 проценттан артыгын формалаштыра - бу, ил белән чагыштырганда, күбрәк.
Рөстәм Моратов 2022 елда кабул ителгән кризиска каршы чаралар пакетында республикада санкцияләр басымының үзәк объекты булган сәнәгатькә ярдәм итүгә аерым игътибар бирүләре турында сөйләде.
Фото: pravitelstvorb.ru