+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 июль 2022, 06:25

Белоруссия “МАЗ”ы Башкортстанда махсус техника җитештерә башлаячак

«Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев Белоруссия Республикасы сәнәгать министры Петр Пархомчик белән очрашты. Яклар Башкортстан Республикасы территориясендә «МАЗ» җәмгыятенең махсус, төзелеш, коммуналь һәм юл техникасы җитештерүне оештыру турында фикер алыштылар.

Белоруссия “МАЗ”ы Башкортстанда махсус техника җитештерә башлаячакБелоруссия “МАЗ”ы Башкортстанда махсус техника җитештерә башлаячак
Белоруссия “МАЗ”ы Башкортстанда махсус техника җитештерә башлаячак
«МАЗ» җәмгыяте продукциясен җитештерү цехын ачу сәнәгать технопарклары яисә преференция зоналары кысаларында тәкъдим ителә. Минск автомобиль заводы тарафыннан Башкортстанда йөк техникасы производствосын эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып барылды, завод җитәкчелеге хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын раслады.

- Җитештерүне оештыру ике этапта планлаштырыла. Беренчесе - Башкортстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан “МАЗ” шассиен сатып алу, махсус техникага «өстәмәләр» урнаштыру. Икенче этап – алга таба шасси һәм комплектланган йөк машиналарын сату өчен “МАЗ” шассиын җитештерүне оештыру. Белоруссия партнерлары елына 1000 йөк автомобиле җитештерелүче уртак предприятие төзү мөмкинлеген карарга әзер, - дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас