+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Июля 2022, 14:51

Игелеккә булсын

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика муниципалитетларына җәмәгать киңлекләрен, тротуарларны, юлларны һәм ишегалды территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү өчен яңа техника тапшырды.

Игелеккә булсынИгелеккә булсын
Игелеккә булсын

– Бүген без хакимият башлыкларына коммуналь техника ачкычларын тапшырабыз, шәһәр һәм авыл урамнары чиста, пөхтә һәм матур булсын. Республикага килгән яңа машиналар күп функцияле: алар кышын да, җәен дә файдаланыла ала, - диде Радий Хәбиров. - Техниканың бер өлешен Белоруссия партнерлары әзерләде, алар белән без үзара кооперацияне көчәйтәбез.

Яңа партиядә - 64 махсус машина.

Билгеләп үтик, 2022 елда республика 1,4 миллиард сумлык 239 берәмлек коммуналь техника сатып алачак.

– Без техниканың Уфада һәм республиканың башка шәһәрләрендә эшләвенә шат. Бу - Беларусь белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне үстерүнең яхшы мисалы, - диде «Амкодор» холдингының коммерция директоры Олег Дикун. - Тиздән без "Уфа "индустриаль паркында төзи башлаган авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү заводын ачу тантанасында очрашырбыз, дип өметләнәм.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас