+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июль 2022, 09:30

“Росреестр” милек хокукларын рәсмиләштерү алгоритмын эшләгән

2022 елда Башкортстан Республикасында яңа инвестиция проектларына ярдәм итү системасын гамәлгә кертү кысаларында төбәк “Росреестр”ы белгечләре күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алганда - эксплуатациягә кертелгән объектка милек хокукларын рәсмиләштергәндә бизнес-бергәлек вәкилләре өчен гамәлләр алгоритмын эшләделәр.

“Росреестр” милек хокукларын рәсмиләштерү алгоритмын эшләгән“Росреестр” милек хокукларын рәсмиләштерү алгоритмын эшләгән
“Росреестр” милек хокукларын рәсмиләштерү алгоритмын эшләгән

Алгоритм республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм Башкортстан буенча “Росреестр” идарәсе җитәкчесе Петр Клец кул куйган "юл картасы" белән беркетелгән.

"Башкортстан Русия Федерациясе субъектларының инвестицион мохите торышының Милли рейтингында лидерлык позициясен саклап калды, элеккечә ил төбәкләре арасында бишенче урында тора, бу республикага өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм яңа инвестиция бизнес-проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. “Росреестр”ның Башкортстан буенча идарәсе эшчәнлеге күрсәткечләре бизнес алып бару шартларында чагыла, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар өчен эшләнгән алгоритм милек хокукларын дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр исәбе процедураларының нәтиҗәлелеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас