+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 июль 2022, 13:10

Радий Хәбиров белән Анатолий Сердюков УМПОда булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Ростех" дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков ОДК-УМПО җитештерү-технология үзәгендә булдылар.

Радий Хәбиров белән Анатолий Сердюков УМПОда булдыРадий Хәбиров белән Анатолий Сердюков УМПОда булды
Радий Хәбиров белән Анатолий Сердюков УМПОда булды

Ул «Ми» һәм «Ка» төрендәге машиналарга куела торган серияле һәм перспективалы вертолет двигательләре компонентларын җитештерүгә юнәлтелгән.

Үзәкнең беренче участогы 2018 елда эшли башлады. Монда ВК-2500 двигателе, аппаратлары һәм турбиналарын әзерләү һәм җыю үзләштерелде. Шушы елның гыйнварында аны Русия Президенты Владимир Путин карады. Ул техник җиһазланышка һәм җитештерүне оештыруга югары бәя бирде.

ПТЦның икенче участогын 2020 елда ачтылар. Ул яну камералары төеннәрен чыгару буенча махсуслаша. Өченче һәм дүртенче участокларда корыч һәм титан эретмәләреннән вак һәм урта детальләр, шулай ук двигательләр приводлары тартмалары җитештерелә.

Радий Хәбиров һәм Анатолий Сердюков җитештерү мәйданчыкларын һәм чыгарыла торган эшләнмәләр үрнәкләрен карадылар, шулай ук Уфа моторлар төзү берләшмәсенең үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар.

ОДК-УМПО идарәче директоры Евгений Семивеличенко, станок паркының торышы турында мәгълүмат алу өчен предприятиедә «Диспетчер» АИС эшләнмәләренең инновацион системасы гамәлгә кертелә, диде. Ул 800дән артык станокны колачлаячак һәм аларның эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас