+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 Июля 2022, 11:30

"Лада"ның дүрт төре чыгарылачак

Әле автоконцернда Niva җыю линиясен яңадан эшләтеп җибәрү өчен әзерлиләр.

"Лада"ның дүрт төре чыгарылачак"Лада"ның дүрт төре чыгарылачак
"Лада"ның дүрт төре чыгарылачак

Тәүге кузовларны эретеп ябыштыру башланган да инде - киләсе атнаның башында аларны буяуга озатачаклар. Автомобиль төсләре күп төрле: куе кура җиләге төсеннән соры һәм яшел төскә кадәр бар.

Lada Niva Legend автомобиленең дүрт төрле комплектациясе булачак: классика, [Black], Lux һәм Urban. Соңгы ике вариантта водительләр алгы утыргычларны, көзгеләрне җылыта алачак, анда кондиционер, электр күчергеч бар.

Бөтен автомобильләр дә ISOFIX балалар утыргычлары өчен ныгытма белән тәэмин ителәчәк - бу хәрәкәт вакытында балалар хәвефсезлеге өчен үтә мөһим.

#Аңлатабыз.Башкортстан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас